Кайт син, балам (исполнитель: Гүзәл Уразова)
КАЙТ СИН, БАЛАМ Фирзәр Мортазин көе, Р.Вәлиева сүз. Язгы сулар ургылып аккан чакта Күңелләрем сине юксына. Язлар ямьле түгел синнән башка; Кайт син, балам, тизрәк, кайтсана! Кушымта: Кайт, күз нурым, кайт Туган ягыңа – Тугайларың сине сагына. Өй түрендә кошлар оя корды, Сайрауларын тыңлап юанам. Алар тиздән бала үстерерләр – Минем генә йортым тын һаман. Кушымта: Кайт син, балам, кайт Туган ягыңа – Тургайлар да сине сагына. Яз кайтмадың, бәлки көз кайтыр дип Сине көтеп яшим мин һаман. Узмасынла гомер сагыш белән – Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам. Кушымта: Кайт син, балам, кайт Туган ягыңа – Газиз әнкәң сине сагына. Газиз әнкәң сине сагына... Газиз әнкәң сине сагына... Кайт син, балам... [bad word] [bad word] club3524919