Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
СОҢГЫ ДИМӘ. Альфред Якшембетов көе, Гөлсәрвәр сүзләре. " Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр",- димә?!. Тик быелга алар соңгысы... Кышлар үткәч, яңа язлар килер, Гөлләрнең дә булыр яңасы. Кушымта: Соңгы димә, ахырзаман түгел, Ышандырма әле җаныңны?.. Соңгы димә, кабул итми күңел, Һәрнәрсәнең була дәвамы... " Соңгы җырым, соңгы көем",- димә?! Җыр телендә - җаннар авазы. Йөрәк моңнарына каршы килмә, Күпме кеше отып аласы. Кушымта. " Соңгы көнем, гомер соңы",- димә?!. Тик бер Ходай белә анысын. Таңнар аша яңа көннәр килә, Өметле ит һәрбер яңасын. Кушымта. 23 гыйнвар 2007 ел. КАЗАН. [bad word] [bad word] club3524919