Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Хисләрең чын булмаса да,
Сөям дигән буласың.
Иртәрәк түгелме икән,
Кайларга ашыгасың.
Әрәм итмә бүтәнне дә,
Әрәм булма үзеңне дә.
Гомерләр бит ике түгел,
Яшибез бит бер генә.
Берегез дә ялгыз калмас,
Ашыгып ялгышмагыз.
Гомер буе үкенерсез-
Яратмый кавышмагыз.