Кулларымда-синең кулларың (исполнитель: Гузель Диникеева- Руслан Кутушев)
Бер тутырып миңа карадың да,
Әсир иттең,җаным, гомергә.
Мәхәббәтнең янган учагында
Йөрәккәем калды гомергә.
Ураламын синең чәчләреңә,
Җилдә уйный кара толымың.
Төпсез диңгез зәңгәр күзләреңдә,
Кулларымда- синең кулларың.