Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Каршыма киләсең, “ялгыштым,” - диясең, “Ул бәлки ышаныр,” – димә син. Барыбер киләсең, ни өмет итәсең? Ялганны кичермим – беләсең. Арада салкын җил, табынма узганга, Күземә ялварып карама. Өметне алдама, түзмәмен ялганга, Уйнаклап җил керде арага. Ышанмыйм мин сиңа, “гафу ит,” – димә син, Берьюлы кичердем, көлмә син. Оныттың, күрәмсең, акылга килерсең, Кабаттан кичермәм – түзәрсең. Арада салкын җил, табынма узганга, Күземә ялварып карама. Өметне алдама, түзмәмен ялганга, Уйнаклап җил керде арага. Ялгышу, беләмсең, бер була, төшенсәң, Сабырың канатың, тимә син. Алда бит гомерең, “нигә ул?” – димә син, Җилләрдә канатсыз нишләрсең? Арада салкын җил, табынма узганга, Күземә ялварып карама. Өметне алдама, түзмәмен ялганга, Уйнаклап җил керде арага.