Озак яшә, әнкәй, шатлык белән (исполнитель: Гүзәл Уразова)

ОЗАК ЯШӘ, ӘНКӘЙ, ШАТЛЫК БЕЛӘН

Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Кушымта:
Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга
Сакланыгыз диеп ялгышлардан.
Бизәп гомерләрне аклык булсын җанда
Зарланмагыз диеп ялгышлардан.

Кушымта.

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чагымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.

Кушымта.

 [bad word] [bad word] club3524919
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Send It Up Kanye West  Бабник ты  Empty Streets Kaskade  Абрикос  Ost violetta-  Вирус 25  Ты знаешь мам  Берега Оксана Казакова 
О чем песня
Гүзәл Уразова - Озак яшә, әнкәй, шатлык белән?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен