без биш бала устек (исполнитель: Айгуль Сагынбаева)

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җырын җырлап төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек - бер йодырык -
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Silverstein Arrivals  Кабала  Los Fabulosos Cadillacs  Jersy  Планета Пальм  Kaiser Chiefs Heard It Break  Too young 
О чем песня
Айгуль Сагынбаева - без биш бала устек?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен