Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Кичәләрдә гармун уйный, Яшь егет ниләр уйлый? Чибәр кызлар аңа карап, Елмаеп, биеп туймый. Әй, чабата, тула оек, Әйт, җанашым, нигә боек? Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә — Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә! Бишле биюгә чакыра, Безне гармун телләре. Үзәкләрне өзеп куя Яшь кызларның билләре. Әй, чабата, тула оек, Әйт, җанашым, нигә боек? Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә — Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә! Кызлар биленә охшатып, Сыгыла идәннәре. Күз кысышып куя шунда Бер-берсен сөйгәннәре. Әй, чабата, тула оек, Әйт, җанашым, нигә боек? Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә — Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә!