Шушы яктан. (исполнитель: Ильназ Хайриев)
Шушы яктан, шушы туфрактан без, Китә калсак үзебез бер якка, Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр елап озата. Шушы яктан, шушы туфрактан без, Читтә йөрсәк — шуңа күрәдер, Чишмә чыңлап, өянкеләр елап, Таллар җырлап төшкә керәдер. Шушы якта безнең эзләр калсын Мирас булып килер яшьләргә Шушы яктан, шушы туфрактан без, Шул туфракта язсын яшәргә