Яфрак төшкән иде юлга(Ш.Шәрифуллин) (исполнитель: Римма Ибраһимова)

Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән...
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың.
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән,
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.

Тамасы нур тамган инде карашыңа,
Тиясе җил тигән инде яңагыңа.
Син көтәсең соңгыларын яфракларның,
Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына.

Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем
Каерылып, тыныч кына барган төштән.
Минем алга ялгыз каен ботагыннан
Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Truwer-смело  Леша К2  Аза ты единственный  - Baby You Know Из фильма Jessica Lucas feat  The Living Tombsone  Бьянка - Рага  All i do is win 
О чем песня
Римма Ибраһимова - Яфрак төшкән иде юлга(Ш.Шәрифуллин)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен