Тальян гармун (Сагыну жыры) (исполнитель: Айдар Галимов)

Тальян гармун

Н.Шәймәрданов көе, 
К.Шафикова сүзләре.

Кушылып сандугачларга,
Моңнарын түгә тальян.
Үзәкләрне өзәр моңны,
Бу тальян алган каян?

Куш-та:

Тальян гармун моңлыракмы,
Әллә сандугач микән?
Ах, мин белдем, иң моңлысы,
Сагынуым җыры икән.

Сандугачлар кунар өчен
Бөдрә талны сайлыйлар.
Сагышларга салып җанны,
Елатканчы сайрыйлар.

Яшьлекнең сихри кичләре
Онытылмый әле һаман.
Сандугачы, тальяннары,
Шул чакка дәшә сыман.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
He Is We Too Beautiful  He Is We Radio  Если ты скажешь да  Я очень люблю тебя  Jaymay Gray Or Blue  Jaymay Blue Skies  Went to me 
О чем песня
Айдар Галимов - Тальян гармун (Сагыну жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен