Яшьлегемә кайтып барам... (исполнитель: Фидан Гафаров)
Яшьлегемә кайтып барам Рим Хәсәнов көе Әнгәм Атнабаев сүзләре Яшлегемә кайтып барам, Мәхәббәтем янына. Уйларымның зәңгәренә, Хыялымның алына. Мәхәббәтем янына. Ул озатып калды мине, Олы юлның чатында. Утлар яна, туплар шартлый, Иде шәфакъ артында. Олы юлның чатында. Хушлашканда, башын иеп, Ак күлмәкле каеннар, Мәхәббәтем белән бергә Ак юл теләп калдылар, Ак күлмәкле каеннар. Рәхмәт сиңа мәхәббәтем, Үлемнәрдән сакладың. Үлемнәрдән сакладың да, Тик үзеңне тапмадың. Юл буенда каршылады Ак күлмәкле каеннар. Ак күлмәкле каеннар да Караш әле кайгы бар. Ак күлмәкле каеннар.