Без бит авыл кызлары (минус) (исполнитель: Лилия Муллагалиева)

1.Илне,динне  онытмыйбыз
Гадәтләрне саклыйбыз.
Авылдан чыккан булсак та
Заманнан калышмыйбыз.
Өчпочмак бәлеш пешереп
Бик еш кунак сыйлыйбыз.
Мул табынлы һәм кунакчыл
Авылның кызлары без.

КУШ-ТА: Бер эштән дә курыкмыйбыз
Без бит авыл кызлары.
Утта янмый, суда батмый
Авылның йолдызлары.
Авылны гөлбакча итә
Кызларның булганнары.
Шәһәрне дә ямьләндерә
Авылның уңганнары.

2. Сыерында савабыз без,
Печәнен дә чабабыз.
Кирәк икән әле хәтта
Утынын да ярабыз.

3. Өлгер егетләр яр итә
Чибәр авыл кызларын.
Саклап, яклап яшәр өчен
Җирдәге йолдызларын.
Уңган тырыш булсын һәрчак
Авыл егет-кызлары.
Гөрләп балкып кына торсын
Татарның авыллары.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Шахматист ft Gapon - не отвергай  Белоснежный ангел  Песня без слов  Валерий Меладзе Сэра 1995 Константин  Колыбельная Клары из оперы Порги и Бесс  Время и стекло наверное потому что  Dom1no - В такт  И прийдет любовь 
О чем песня
Лилия Муллагалиева - Без бит авыл кызлары (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен