Голбану (исполнитель: Казан Егетлэре)
Ак бүрегем бар дисең, Нигә аны кимисең? Сөйгән ярым бар дисең, Нигә аны сөймисең? Кушымта: Ай-яй-яй, Гөлбану, Көн дә яныңда булам! Көндә-көндә, айлы төндә Яннарыңда мин булам! 2. Әгәр килсәм иртәсен Тагын мине кертәсең. Мондый алсу йөзеңне Үпми ничек китәсең? 3. Ишек алды тал-тирәк. Талга сандугач кирәк. Озын буйлы егетләргә Кыска буйлы кыз кирәк. 4. Ишек алды түгәрәк. Очып йөри күбәләк. Берсе - озын, берсе - кыска Үбешәләр чүгәләп.