Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

1. Әллә сине һаман яратаммы,
Төшләремә бик еш керәсең.
Бергә йөргән чаклардагы сыман
Иренемнән шашып үбәсең..

К-та: Әллә сине һаман яратам мин,
Юлың бүлсәң кинәт нишләрмен?
Язмышыма күнеп, яшь аралаш көлеп.
Истәлекләр белән яшәрмен...
Язмышыма күнеп, яшь аралаш көлеп.
Үткәннәрем белән яшәрмен...

2. Әллә сине һаман яратаммы,
Онытылмый назлы карашың
Үткәнемнән калган күләгәдәй
Әле дә мине саклап барасың.

К-та: Әллә сине һаман яратам мин,
Юлың бүлсәң кинәт нишләрмен?
Язмышыма күнеп, яшь аралаш көлеп.
Истәлекләр белән яшәрмен...
Язмышыма күнеп, яшь аралаш көлеп.
Үткәннәрем белән яшәрмен...

3. Әллә сине һаман яратаммы,
Очрашулар көтә күңелем.
Йөрәк белән акыл гел көрәшә,
Аңласам да мөмкин түгелен.

К-та: Әллә сине һаман яратам мин,
Юлың бүлсәң кинәт нишләрмен?
Язмышыма күнеп, яшь аралаш көлеп.
Истәлекләр белән яшәрмен...
Язмышыма күнеп, яшь аралаш көлеп.
Үткәннәрем белән яшәрмен...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Jang Ok Jung OST  Krafty Kuts - Pounding Dirtyphonics rmx Record Dubstep  Laf Laf Arash  Whole Lot Akon  Sengra 2011 rammstein  Bula Какой ты стала  Hvob - dogs 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен