МИЛЛЭТ ЯШЭ!!!(New-2011) (исполнитель: Axelle -)

МИЛЛЭТ ЯШЭ!!!

Без гади кешеләр,
Әмма хыял куңелдә
Әйбәт дуслар эзлибез
Авырлыклар килгәндә
Егылмаска тырышып,
Хәлсезлектә булганда
Ничек кенә булса да
Дустым, әйдә! Киттек алга!

Алдау, нәфрәт, мәхәббәт хәм ялгызлык
Кемдер үлә байлыкта, кемдер яши буылып.
Берәү карый миңа өстән, кайгыра Ул уйланып,
Берәү Кабат чүп себерә, тәүге эштән куылып.
Чит төтендә буылып, яши минем халык,
Үткәннәрне искә алма, тарихка юл күптән ябык.
Без бит бөек идек, тик кемгәдер ярамаган
Изге иде җирләребез, тик бүгеннэн ул каргалган
Яргаланган бәгырь, чатнап рухи корылыктан
Тик ачу сүнмәгән хаман, каның тама йодрыктан.
Синең әле бар кыйблаң, халкым, аны югалтма,
Бар галәмне тетрәндереп, тарихыңны исбатла.
Кырыс дәүләт безне изде инде ничә еллар буе
Байтак салымнарны җыеп, дошманнарның карны туйды.
Әрнетелде, газапланды мәхәббәт тулы йөрәк
«Татар»,-диеп байрагыңны, курыкмыйча күтәр милләт!

Милләт яшә, бернигә карамыйча
Көнеңне күр, кайгырмыйча, алдамыйча
Халык эчә, коннәр буе айнымыйча
Көннәр үтә, берни дә уйламыйча.
Уян, татар! Бар кайгылар бетәчәк.
Уйлан, татар! Бар дошманнар үләчәк.
Әйдә, алга! Безне барсы беләчәк.
Татар яшә! Бердәмлектә киләчәк!

Йоклама, дустым, уян! Дошман йөри яныңда
Як-ягына каранып, кайный нәфрәт канында.
Матур тормыш, якты бәхет-иде синең уеңда
Уян тизрәк! Күзеңне ач! Калын баулар муйныңда.
Уйлан, дустым, болай булмый! Күпме була түзәргә?
Күзне йомып, тешне кысып, кайнар яшьләр түгәргә?
Син түзгәндә синең өчен черек миләр уйлады
Кызганмыйча, җәлләмичә курчак кебек уйнады.
Уйланды татар иле, исәр диеп ирек җиле, 
Җиңеп, саклап калыр микән, туган телен, туган җирен?
Олуг төрәк һәм яклау-синнән көтә улларың
Уян, татар! Алга атла! Якты булыр юлларың.
Айларың һәм көннәрең-сәгатьтәге кара уклар
Җиңелүдән курыкмыйча, әйдә тизрәк көчләр тупла!
Егылмаска тырышып, хәлсезлектә булганда
Ничек кенә булса да, дустым, әйдә! Киттек алга! 

Милләт яшә, бернигә карамыйча
Көнеңне күр, кайгырмыйча, алдамыйча
Халык эчә, коннәр буе айнымыйча
Көннәр үтә, берни дә уйламыйча
Уян, татар! Бар кайгылар бетәчәк.
Уйлан, татар! Бар дошманнар үләчәк.
Әйдә, алга! Безне барсы беләчәк.
Татар яшә! Бердәмлектә киләчәк!

Чаң гасырлар аша, милләтемә эндәшәм 
Бар дөньясын шаккаттырып, килде вакыт, әйдә яшә
Яшә барсын көнләштереп, сакла туган телеңне,
Барча явыз дошманнардан, якла туган илеңне.
Әйбәт тыңла! Дөрес аңла! Мин чакырмыйм сугышка
Яшә, дустым, үрнәк булып! Син бит татар тумыштан.
Кая бара? Миңа кара! Татар теле-синең көчең!
Ишет
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Крек слова  Вожатский рэп  UNKLE Lawless  Mi piace  Incubus Defiance  Noize MC Артист 
О чем песня
Axelle - - МИЛЛЭТ ЯШЭ!!!(New-2011)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен