Эзлэрмен, табармын (исполнитель: Малика)
Төннәр дә бик озын Булмагач син үзең Йокы да hич керми күзләргә Елгада ике яр Бары юк күперләр Чыгамын мин сине эзләргә. Кушымта: Эзләрмен, табармын Ут булып янармын Күңелем гел сине Уйлый бит. Өзелеп сөюдән Янудан, көюдән Күкрәккә йөрәгем Сыймый бит. Минеме аңлапмы Болытны таратты Булыша юлымда җилләр дә Чәчәкләр шиңәрләр, Йолдызлар сүнәрләр Тапмасам мин сине әгәр дә. Былбыллар ах диләр Чишмәләр тап диләр Кояш та мул сибә нурларын. Табармын эзләгәч Шатлыктан түзмәгәч Кочаклап үбәрмен җир шарын