Син дә миңа бер генә (исполнитель: Зуфар Билалов и Зайнап Фархетдинова)

Алмалары өлгермәсә, 
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Янәшә барсак җилен түгел,
Давылын да җиңәрбез.
Сөбханалла, күздән сакла,
Аккошларга тиңнәр без.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Алмасын да өзәрбез лә,
Чиясен дә өзәрбез,
Бергә булсак, чиксез бәхет
Күлләрендә йөзәрбез.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ulysses (Extended) Deine Lakaien  Shinee- 1000  Helwa ya baladi Arabic Dalida  Shinedown-Bully  Schaufensterpuppen Kraftwerk  Алексей брянцев привет малыш  Shimmy Shimmy Ya Ol Dirty Bastard  Teen Angst M83 
О чем песня
Зуфар Билалов и Зайнап Фархетдинова - Син дә миңа бер генә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен