Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Бакчаларда җилләр исә Чәчәкләргә кагылып. Шул чәчәкләр арасыннан Сине эзлим сагынып. Кушымта: Беләзегем-йөзегем Киярмен әле үзем. Ятка бирер ярым түгел Сөярмен әле үзем. И, тугайда, тугайда, Тугайда, куш каенда, Шулай сагына торгандыр Мине җаныкаем да. Сары матур, сары матур, Сары матур сайласаң. Тавышларыңнан танырмын Кошлар булып сайрасаң. Бакчаларга керәсең дә Гөлләргә үреләсең. Бер гөлгә, бер сиңа карыйм — Син матур күренәсең.