Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Син кайда идең, кайларда йөрдең, Ничек мин сине күрмәдем икән? Син торган йортны, синең урамны Ничек кенә мин белмәдем икән? Дөньялар гиздем, зур юллар кичтем, Чакырды мине синең күзләрең. Синең исемеңне мин белми идем, Сине сагындым, сине эзләдем. Тик сиңа гына җырлармын диеп, Мин күңелемдә бер җыр йөреттем. Шулай бер көнне очрарсың диеп, Иртә дә, кич тә мин сине көттем. Бүген син минем каршыма килдең, Мин дә бит сине эзләдем, дидең. Мин дә бит сине сагындым, дидең, Кайларда йөрдең, син кайда идең?..