Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сәгать суга: "Даң-даң!.." Хәбәр бирә таңнан: Бакчага барырга Унбиш минут калган. Сикереп торды Марат, Күрә - эшләр харап. Тагын соңга калган Шул йокыга карап. Сәгать йөри: “Келт – келт, Тиз мәктәпкә кит, кит!” Марат аңа дәшә: “Тукта, мине көт, көт!” Сәгать җырлый: “Дин – дин!” Мин бит туктый белмим, Моннан ары зин – зин, Миңа карап йөр син!”