Бер хыялым бар (минус) (исполнитель: Салават)
Катлаулы да тормыш сукмаклары, Тузанлы да аның юллары. Күпме түзан йотып шул юлларда, Бар юлны да узып булмады, Бар юлны да узып булмады. Адашканда әче бураннарда, Юл булмады сиңа үтәргә. Сиңа кирәк булган ашыгырга, Миңа кирәк булган көтәргә. Шиксез диңгезләрне кичү төсле, Тормыш юлы авыр үтәргә. Үткәннәре булмый үкенечсез, Киләчәктә ниләр көтәргә, Киләчәктә ниләр көтәргә. Адашкан да әче бураннар да, Юл булмады сиңа үтәргә. Миңа кирәк булган ашыгырга, Сиңа кирәк булган көтәргә. Үткәннәргә кабат кайтсам әгәр, Ике хыял калды үтәргә. Кочып алып сине иңнәреңнән, Үзем белән алып китәргә, Үзем белән алып китәргә. Адашкан да әче бураннар да, Юл булмады сиңа үтәргә. Миңа кирәк булган ашыгырга, Сиңа кирәк булган көтәргә.