Туган авыл (Г. Тукай сүз., халык көе) (исполнитель: Илүсә Хуҗина)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Jimmy Cliff  Bryan Adams Coming Home  Bryan Adams Jealousy  Bryan Adams Tonight  Bryan Adams You Want It You Got It  Another man  Bryan Adams Last Chance  Bryan Adams No One Makes It Right 
О чем песня
Илүсә Хуҗина - Туган авыл (Г. Тукай сүз., халык көе)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен