Мәңге яшә авылым Вольный Стан :* (исполнитель: Ильдар Ногманов)
1. Яратам мин сине туган авылым,
Балкып каршы алсын ерактан
Кара туфрагыңны,шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың- Вольный Стан.
Кушымта:
Суларыңның тәмен, кырларыңның ямен
Кунелемдә саклыйм Вольный Стан
Тырыш халкым, моңлы халкым
Мәңге яшә, авылым- Вольный Стан
2. Җырларымны җырлыйм сине сагынып
Туган якка уем тартылган,
Гомер биргән өчен, мәңге сиңа рәхмәт
Горурлыгым минем-Вольный Стан.
Кушымта.