Икебезгэ бер мэхэббэт (исполнитель: Сембел Билалова)

БЕРЕБЕЗ - АК КЫШ...

Син дә анда төн буена
Йокламый утырасың.
Өзелгән яфрак ярасын
Җыр белән тутырасың.

Язын синең җырың белән
Ачылыр бөреләре.
Синең ялгызлыгың булып 
Уларлар бүреләре...

Син булып чайкалыр хәтта
Язгы җилләрдә агач.
Аккош күленә аккошлар
Кайтыр, мин кайталмагач.

Син дә анда кайталмассың,
Көтәр дә китер аккош.
Җаның булып өшеп кайтыр
Аккош күленә ак кыш.

Беребез - аккош,
беребез - ак кыш, - 
Буламы чагыштырып?!
Кыш белән аккошларны
Булмый шул кавыштырып...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Е е е  Bob Dylan The Weight  Bob Dylan Tiny Montgomery  Bob Dylan Mozambique  Bob Dylan Joey  Bob Dylan New Pony  Bob Dylan No Time To Think 
О чем песня
Сембел Билалова - Икебезгэ бер мэхэббэт?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен