Син дэ мина бергенэ,мин дэ сина бергенэ,икебезне кавыштырган (исполнитель: Римма Никитина)

Алмалары өлгермәсә, 
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Янәшә барсак җилен түгел,
Давылын да җиңәрбез.
Сөбханалла, күздән сакла,
Аккошларга тиңнәр без.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Алмасын да өзәрбез лә,
Чиясен дә өзәрбез,
Бергә булсак, чиксез бәхет
Күлләрендә йөзәрбез.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Four Become One Hawthorne Heights  Erik Satie Je te veux  Toxisity  Виктория дайнеко сотри его из  Это не я такая  Brighten-Easy to fall in love 
О чем песня
Римма Никитина - Син дэ мина бергенэ,мин дэ сина бергенэ,икебезне кавыштырган?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен