Мәхәббәт җыры (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов)

МӘХӘББӘТ ҖЫРЫ

Л.Зәйнуллин көе, 
Л.Дәүләтова сүзләре

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Кушымта:
Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Кушымта.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Vast Candle  Vast Desert Garden  Vast Falling From the Sky  Cazuza Ideologia  Cazuza Blues Da Piedade  Cazuza Exagerado  Cazuza Codinome beija-Flor  Арсен Петросов - Стоп колеса 
О чем песня
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Мәхәббәт җыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен