Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Өметеңне генә югалтма Уенчыгың кочаклаган килеш, Тәрәзәдән алмый күзләрең. Күңелеңнән мең кат кабатлыйсың, Әниеңә әйтер сүзләрең. ПРИПЕВ “Әни килер, Әни килер” дигән, Өметле уй белән яшисең. Кояш баткач, бата өметең дә, Син инде беркемгә дәшмисең. Кочып алып, әни сөртер, дигән, Яшьләреңне үзең сөртәсең. Елны-айны түгел, минут санап, Әти-әниеңне көтәсең. ПРИПЕВ... Үз өең дә булыр, үз гаиләң дә, Киләчәк бит синең кулыңда. Түземлегең өчен бәхет бирер, Ходай кулын сузар юлыңда. ПРИПЕВ... Песня представлена сообществом "Иң шәп татарча җырлар" [bad word] TatarchaMusic