Шушы яктан, шушы туфрактан без (музыкаль дистә хит-парад) (исполнитель: Марат Файрушин)
Шушы яктан, шушы туфрактан без, Китә калсак үзгә бер якка, Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр елап озата. Шушы яктан, шушы туфрактан без, Читтә йөрсәк — шуңа күрәдер, Чишмә чыңлап, өянкеләр елап, Таллар җырлап төшкә керәдер. Шушы яктан, шушы туфрактан без, Шушы җиргә дәшеп кайтырга, Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр зурлап чакыра.