Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Нигә әйттең, җаным, нигә әйттең миңа,
"Уйлама", дип, "мине сагынма"?
Өзгәләнә җаным йөрәк давылында,
Гашыйк* бит ул, сиңа табына*.

Ышандырмыйм сине уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам*.

Минем ялгышуым булгансыңдыр инде,
Гашыйк йөрәк шулай ялгыша.
Инде башкаларны гомер юлың буе
Салып китмә шундый сагышка.

Ышандырмыйм сине уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.

Искә алган саен тартыламын сиңа,
Әмер* биреп булмый җаныма.
Өзгәләнәм һаман синсез ялгызлыктан,
Син үзең дә шулай ялгышма.

Ышандырмыйм сине уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.

*гашыйк- влюбленный, -ая, -ое
*табынырга- преклоняться (перед кем-либо)
*ялынырга- умолять
*әмер- приказ
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Смотреть на тебя и видеть образ  Наши имена Крутой рэп для бмв  Не прощайтесь Говорю я вам До  Дочь короля  Самый лучший день Григорий Лепс  Radio station Rockets  Тонкая красная нить добро пожаловать 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен