Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Җил исә йөрәгемдә 
Көн саен кайчан карама
Күгемдә күренми кояшым
Син минем белән түгел
Сагынудан күңелемнән
Җыр булып агыла сагышым
Үзең аерылдың миннән,
Үзең хаман күзлисең
Ниләр кичергәнемне
Бары бер син белмисең
Гаепсез күзләрең белән
Минем якка карама,
Килеп йөрмә яныма

Ятларга нигә бирдең хисләреңне?
Ник уйламадың?
Оныта алмыйм синең күзләреңне,
Мин уйнамадым.
Сиңа караган саен уйларым тарала,
Сагыш тулы йөрәгем ярыла

Кемнәр керде арага?
Кемнәрнең күзләре тиде?
Нигә тартылдың син ятларга?
Сүзеңдә тора алмадың
Миңа биргән вәгъдәләрне
Авыр булган сиңа сакларга.
Хыянәт юлына басып,
Нәрсә белән уйладың?
Син бит минем хисләремне
Җиргә салып таптадың
Әле бергә булырбыз дип,
Әллә ниләр уйлама
Сөям диеп алдама

Ятларга нигә бирдең хисләреңне?
Ник уйламадың?
Оныта алмыйм синең күзләреңне,
Мин уйнамадым.
Сиңа караган саен уйларым тарала,
Сагыш тулы йөрәгем ярыла
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Drums Submarine  The Drums Book Of Revelation  The Drums What You Were  The Drums Money  The Drums Hard To Love  The Drums Searching For Heaven  The Drums If He Likes It Let Him Do It  The Drums I Need A Doctor 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен