Киттең (синсез яшәүне күз алдына да китерүе авыр..) (исполнитель: ЗөЛәйЛә)

..."Хәзер кайтам" диеп киттең.
Кемнәр кисте юлларың?
Минем алтын йолдызымны
Кайсылары урлады?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Канатларым идең минем, 
Үткер сүзләрем идең. 
Әйтегезче, бөркетемә 
Кемнең күзләре тиде?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Кырлар буйлап сине эзлим, 
Минем өмет йолдызым. 
Хәзер кайтам дидең үзең. 
Ник калдырдың ялгызым?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын. 
Бәгырем, йөргән эзләрең гел чәчәкләргә тулсын. 
Көмеш нурларга тулсын. 
Гөлчәчәкләргә тулсын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Дымовая Завеса Свадьба  Дымовая Завеса Снимали проституток  Дымовая Завеса Горький привкус  Дымовая Завеса Не трогай моих собак  Exo-k heart attack  Дымовая Завеса Звезда в натуре  Дымовая Завеса Когда не хочется верить  Дымовая Завеса Хочу проснуться 
О чем песня
ЗөЛәйЛә - Киттең (синсез яшәүне күз алдына да китерүе авыр..)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен