Акчарлаклар туйлары (исполнитель: Нэзирэ Яппарова)
Очрашу,хушлашу-безнең гомерләр, Ашыгып, ашкынып үтә мизгелләр. Акчарлаклар диңгезләрдә гомер урыыйлар, Дулкыннарда бәхет юрыйлар. Акчарлаклар туйлары, Дулкынлата уйларны, Күңелләргә тула моңнары. Уралып моң җилләргә, Тарала бар җирләргә, Акчарлаклар туйлары. Өзелеп-өзелеп сөя йөрәкләр, Вакыт әйләнмәсе,үтә мизгелләр. Акчарлаклар диңгезләргә сөйли язмышын, Моңга тула йөрәк тавышы.