Сина гына (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов)

Син янымда чакта миңа бәйрәм, 
Син булганда дөньям күңелле.
Мин бәхетле бары синең белән,
Яктыртучым тормыш күгемне.

Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы, моңлы сазым.
Син минем мәңге сунмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.

Куркыталмый мине бураннар да,
Челләләр дә, әче җилләр дә,
Чөнки сынауларда сынмый торган
Пар канатлар безнең иңнәрдә.

Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы, моңлы сазым.
Син минем мәңге сунмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.

Сөйкемле һәм серле күзләреңнен
Көзгесендә күрәм уземне.
Мин ышанам бары тик син генә
Яз итәрсен минем көземне.

Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы, моңлы сазым.
Син минем мәңге сунмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Петросов стоп колеса  Magnolia guriri  Кайда сез яшьлек елларым Зухра Шарифуллина  Вокалоиды Русалочка  Тгк биг сити  Kim bilir -eyyub 
О чем песня
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Сина гына?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен