Яз җыры (исполнитель: Зиннур Нурмөхәммәтов)

Яз җыры
Фәрит Хатыйпов көе
Фаил Шәфигуллин сүзләре 

Офыкка кара әле —
Көн белән төн кавышкан.
Серләрен тыңла әле —
Сайрар кошлар табышкан.

Ташлап китмә,
Мәхрүм итмә,
Мине татлы сагыштан.
Бәлки бу
Моңлы җыр
Сагыштан
Тугандыр…

Карасана, күрсәнә —
Бөтен җиһан яңарган.
Яшь бөре исе килә
Тирәкләрдән, таллардан.

Ташлап китмә,
Мәхрүм итмә,
Мине язгы таңнардан.
Бәлки бу
Моңлы җыр
Таңнардан
Тугандыр?

Тәрәзәмнең төбендә
Яран гөл яфрак ярган.
Йөрәгемнең түрендә
Җырланмаган җыр калган.

Ташлап китмә,
Мәхрүм итмә,
Мине назлы җырлардан.
Бәлки бу
Моңлы җыр
Сөюдән
Тугандыр?..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
It Was Him Samira  Яратасым килеп тора Любить хочется  Задорные частушки  Айдар Гараев  ТАНК БОГОВ  Я ломал бы батареи  Just name - м  Пурсефона и Мяулодия посорились 
О чем песня
Зиннур Нурмөхәммәтов - Яз җыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен