Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
САГЫНУ Р.Әсхәдуллин көе, М.Хәфизов сүз. Көзләр җиткән саен казлар юлы Сагыш тезмәсеннән әйләнә, Көзләрендә казлар юлы аша Яшьлегемә килеп әйләнә. Кушымта: Киек казлар, сезнең тавышлардан Күңелемә бигрәк ямансу. Яшьлегемә кире кайталмадым, Бары калды.. калды сагыну. Киек казлар, алып кайтыгызчы Канатларда яшьлек ягына, Яшьлегемне әгәр очратсагыз, Әйтегезче: "Ул бит сагына!"