Ник матур безнен авыл. Әврез авылы җыры (Р. Чурагул сүз., Р. Тимербаев көе) (исполнитель: Шакирова Йолдоз)
Түбәнге Әврез авылы Дөньяда берәү генә. Аның бары берәүлеген Беләм, бар җиһан белә. Әгәр, дустым, безнең авыл, Ник шулай матур дисәң, Серен әйтәм — Әврез матур, Таһир, Зөһрәләр белән! Хан кызыннан чибәрерәк Әврезем гүзәлләре. Кыйгач кашлы, нечкә билле, Кирәкми бүтәннәре. Әгәр, дустым, безнең авыл, Ник шулай матур дисәң, Серен әйтәм — Әврез матур, Таһир, Зөһрәләр белән! Бер типкәндә тимер өзәр Егетләр дә бар бездә. Күз салмагыз сез аларга, Бик кирәк үзебезгә. Әгәр, дустым, безнең авыл, Ник шулай матур дисәң, Серен әйтәм — Әврез матур, Таһир, Зөһрәләр белән!