Бөрлегән (исполнитель: Сак-Сок)
Бакчаларда чәчәк ата Син утырткан бөрлегән. Ул да сине көтә сыман, Ник килмисең, бер генәм? Бөрлегәнем, бөрлегән, Сагындырдын, бер генәм Бүген төнлә төшләремдә Сине күрдем, бер генәм. Син тал, имеш, ә мин, җаным, Гүя кара бөрлегән. Бөрлегәнем, бөрлегән, Син бит минем бер генәм Бөрлегәндәй күзләреңне Бик сагындым, бер генәм; Сөям, дигән сүзләреңне Кабатлыйм мин җыр белән. Бөрлегәнем, бөрлегән, Син бит минем бер генәм