Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Без бу җиргә ике килмәгәнбез,
Һәрберебез бердәнбер генә.
Мәхәббәтнең үзе шикелле без,
Самими дә, саф та, серле дә.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үкенмәек гомер узганына,
Үтсә үтсен яшьлек еллары.
Безнең гомер авыр булса булды,
Үкенерлек гомер булмады.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үткән көннәр күптән үткән инде,
Ә киләчәк тора күз терәп.
Безнең бәхет — нәкъ бүгенге көндә,
Нәкъ бүгенге көнгә без кирәк.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге гомер үкенечкә
Калмасын әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ангел - bahh tee  FNaF 4 i got no time  FNaF 4 i got no time rus  Фнаф 4 rus  На Манжетах  Одинокий волк Эдельвейс  Fnaf mask 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен