Язмыш (исполнитель: Альфис Каримов)
ЯЗМЫШЛАРДАН УЗМЫШ БУЛМЫЙ ДИМӘ.
Язмышлардан узмыш булмый димә
Язмышлардан узмыш бар бит ул .
Үзең ярган сукмаклардан тора
Язмыш диеп салган һәр бер юл.
Язмышым шул,- диеп, килешмә син
Күңелеңне юкка тешермә.
Ялгышыңны вакытында танып
Тормыш төпкеленә яшермә.#u2fe21fec06s#
Ул язмышың үз кулыңда синең
Туктап калма юллар чатында
Хисләреңне йөгәннәргә өйрән
Чапкан чакта гомер атында .
Язмышым шул,- диеп, килешмә син
Күңелеңне юкка тешермә.
Ялгышыңны вакытында танып
Тормыш төпкеленә яшермә.#u2fe21fec06s#
Язмышлардан узмыш булмый димә
Язмышлардан узмыш бар бит ул .
Үзең ярган сукмаклардан тора
Язмыш диеп салган һәр бер юл.
Язмышым шул,- диеп, килешмә син
Күңелеңне юкка тешермә.
Ялгышыңны вакытында танып
Тормыш төпкеленә яшермә