Гузәл бакча (исполнитель: Гүзәл Уразова)
ГҮЗӘЛ БАКЧА Туган авылым балачагым кебек Һәрчак төшләремә керәсең. Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Кушымта: Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Кайткан чакта юлларыма чыгып Ак каеннар каршы алалар, Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Кушымта: Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Кайтыйм әле тагын авылыма Алсу таңнар сызылып атканда. Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга. Кушымта: Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга.