Сабантуйлы халкыма (исполнитель: БЕЗнекелэр feat Фонька)
Яз житугэ ишетелэ, тирэн буразна моны, Басу кырдан янгырый игенченен шат жыры. Сандугачлар сайраганда узэклэрем озелэ, Кошлардагын мактап жырлый игенчегэ мэдхия. Буыннардан кучеп килэ, татар сабан туйлары Тоягыннан ут чыгарган куркэм чабыш атлары. Мэйданнарда бил алыша эшчэн батыр егетлэр, Мэйданнарны бизэп тора кызлар чиккэн солгелэр. Бэйрэм итэ барча халык, кечеседэ олысы. Уйный, бии, жырлый, колэ буген монда барысы. Йомыркалы кашык капкан чабып килэ бер абзый, Тик нигэдер йомыркасы кашыгында тора алмый. Капчык киеп йогерэлэр зур-зур апа, абзыйлар, Йогерептэ, егылыпта, урмэлэптэ карыйлар. Энэ берэу башын тыкты катыкка ин актыкта, Акча да юк, жиллэр исте савыттагы катыктан. Тэвэкэллэп бер егет китте колгага менеп, Бераз менгэч егылып тоште, баганасы селкенеп. Теге башта капчык белэн, тукмашалар шаулашып, Капчыкларын болгый-болгый аска тошэлэр очып. Нэкъ мэйданнын уртасында кыза татар керэше, Керэш безнен яшэу дэрте, татарлыкнын билгесе. Керэштек без бирешмэдек доньяви мэйданнарда, Рэхмэт укыйм барсы очен сабан туйлы халкыма. Игенченен хезмэт тире, Балкый буразналарда. Мэнге рэхмэт хезмэт сойгэн Сабантуйлы халкыма. Игеннэрен мул индерэ, Халкым басу, кырларда. Уз иленэ хезмэт итеп Дан, шохрэтен казана.