Уйлану (исполнитель: Ильсия Бадретдинова)

Суларга карасам, агасым киләдер, 
Утларга карасам, янасым киләдер.
Карларга карасам, ак булып туасым – 
Тугачтын ак булып, каласым киләдер.

Ак булып тумагач, ак булып яши алмый күңел,
Яшисе иде дә тик мондый язмышларда түгел.
Китәсе иде бит мәңгелек кыш булган җирләргә.

Карларны сагынып, җәйләрең үтәләр,
Ә юллар көтмичә үткәнгә китәләр.
Ел саен бу җиргә ак карлар явалар,
Кемнәрдер бәхетне ак кардан табалар.

Эзләдең бәхетне утлардан, сулардан, җилләрдән.
Карлардан эзләдең, эзләдең иң ерак илләрдән.
Мәңгелек кышны син эзләдең гомерең буена.

Күкләрдән җемелдәп ак карлар явалар,
Кемнәрдер киләләр, кемнәрдер баралар.
Ак карга күмелеп яшисе киләдер,
Кемнәрдер ак карның кадерен беләдер.

Бу җирдә, бу илдә ак булып яшәп булмыйдыр ул,
Ак була алмасаң, аклыкны эзләүче генә бул.
Бәлки син табарсың карларның аклыгын, җәйләрнең.

Суларга карасам, агасым киләдер,
Утларга карасам, янасым киләдер.
Карларга карасам, ак булып туасым – 
Тугачтын ак булып, каласым киләдер.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Lil orxan bu can senindi  Лишь до утра рингтон Dan Balan  Vurulmusam  Тема Дорселя Кейнса Doll House-  Мексиканец педро  Kollektiv Turmstrasse - Kontakt  Swimming Is My Life IB Beats  Зачем тебе я нужен Rido 
О чем песня
Ильсия Бадретдинова - Уйлану?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен