ташлама мине изге доганнан! (исполнитель: Дэу энием...МЕН РЭХМЭТ БЕЗНЕН)

Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.

Кушымта:

Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары -
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.

Кушымта:

Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Кушымта:

Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Яктои дилам гр Вазир  Derdli heyatim 2012 Uzeyir Mehdizade  Bruder in Zechen und Gruben Various  Askim incidi menden 2013 LoGoSuZ Azer  Lokah Samasta Miten with Deva Premal Deva Premal  Vusal Ibrahimov Serab suz 2013 Anar Production  Бадло  Дождь Prod Tematik 2013 ROMEO 
О чем песня
Дэу энием...МЕН РЭХМЭТ БЕЗНЕН - ташлама мине изге доганнан!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен