Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
1.Эзләп табалмадым Сезгә тиң сүзләрне, Мактап сөйләр өчен, Сезне данлар өчен. Үзебез әти-әни Булу бик мөһимдер, Сезнең йөрәкләрне Безгә аңлар өчен. Кушымта: Әти-әнием- Сез,сусаганда тамчы. Сулар өчен һавам кебек Сез. Тиң сез кояшка да,бер пар аккошка да . Иң кадерле кешеләрем Сез 2.Өшегәндә- юрган, Егылганда-түшәк, Авырганда-дәва Сезнең җылы куллар. Кайтып фатихалар Алып китсәм Сездән. Максатка ирешәм, Күренеп уңа юллар. Кушымта: 3.Караңгыда-йолдыз, Иркәләргә-җилләр. Сез ни генә түгел икән Минем өчен? Миңа биргәннәрне Бирә алмасам да. Хөрмәт күрсәтергә Җитсә иде көчем.