Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Кинәт кенә гашыйк булдым 
Гөнаһсыз күзләренә, 
Серле нурлар чагылды күк 
Самими йөзләрендә, 
Нигә диеп мин карадым 
Син йөзгәндә ак җилдә, 
Укучым идең лә минем, 
Нигә кердең күңелгә! 

Кушымта: 
Соңгы кыңгырау, чыңлама, 
Йөрәк бар тыялмаган, 
Үз укучысын яратып, 
Яратып туялмаган. 

Көтеп алам дәресемне, 
Сәгате тәүлеккә тиң, 
Бер карасаң, мәхәббәтем, 
Бер карасаң, сеңлем син. 
Такта янына чыкканда 
Кагылып киттең ялгыш, 
Язмышларда ялгышлар бар, 
Бу ялгыш татлы ялгыш. 

Син дә тойдың, мин дә тойдым 
Җылылык араларда, 
Нинди күзләр белән карыйм 
Дәрестә балаларга? 
Ничәмә күз арасыннан 
Туялмыйм сиңа карап, 
Назлы карашыңа урап 
Дәшәсең: ярат, ярат!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Иркэ бик эйбэт  Родная матушка россия  Чепурелла Циганские песни  Манагзынган сеткил-сагыш  Who perez DJ Sandro Escobar  Чугле сени сонургаар мен  Bu qiz Ramiz Hesret ft Anar  Путо капуто 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен