эзлядем..барлыгынны бельдем мин... (исполнитель: Татарские песни)

Эзләде, үз тиңемне эзләде,
Өметен өзмәде,
Үз ярымны эзләде җаным...
Эзләдем, күпме еллар эзләдем,
Якты булды хыялым,
Сагыныплар эзләдем аны...

Кушымта:
Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Сүзләрең, синең назлы сүзләрең
Биләде йөрәкне.
Күңел белән тартылам сиңа.
Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк.
Бик ягымлы күзләрең
Бөрки йөрәк җылысын миңа.

Кушымта.

Шатланам: бик бәхетле көннәрем,
Син генә бәхетем.
Ярый әле эзләдем сине.
Кызганмыйм синсез үткән елларны,
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Dean Martin Innamorata  Dean Martin Gentle On My Mind  Dean Martin The Man Who Plays the Mandolino  Dean Martin The Things We Did Last Summer  Dean Martin Pretty as a Picture  Пугачева фотограф  Не понимает шуток 
О чем песня
Татарские песни - эзлядем..барлыгынны бельдем мин...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен