Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Бу тормышта ак һәм кара
Һаман чиратлашып бара.
Кайчакта ак, кайчакта кара
Язмышларга тамга сала.

Аклык юлдаш булсын безгә
Кара күлмәкләр кисәк тә...
Бүгенгедән акны алып,
Илтик, дуслар, киләчәккә.

Гел ак кына булсын, димә,
Кирәктер бераз кара да.
Акның кадерен белергә,
Яшәү мәгънәсен аңларга.

Аклык юлдаш булсын безгә
Кара күлмәкләр кисәк тә...
Бүгенгедән акны алып,
Илтик, дуслар, киләчәккә.

Кара көчләр, кара төсләр
Ак өстенә тап төшермәс.
Ак җанлылар каралыкны
Төннәрдэн көнгә күчермәс.

Аклык юлдаш булсын безгә
Кара күлмәкләр кисәк тә...
Бүгенгедән акны алып,
Илтик, дуслар, киләчәккә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ty Break The Lock  Ty Oh!  Skeletons Yeah Yeah Yeahs  Самый звонкий крик тишина Пикник  Песня для друга  Хочу хочу хочу  Лектер  Tobacco Fresh Hex 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен