"Эс-сэлэмуэгэлейкум дип бирербез кайнар сэлэм,Бездэн сезгэ нэсип булсын вэ-галэйкум эс-сэлэм !!! (исполнитель: А.Ахметшин)
Очрашып бер утырулар, Гомернең бизәкләре. Хушлашу мизгелләре, Өзәдер үзәкләрне. Әссәламагаләйкүм дип, Бирәбез кайнар сәлам. Сездән — безгә насыйп булсын, Вәгәләйкүм әссәлам. Алда булсын әле безнең, Җырларның иң матуры. Сезне сагынып, ерак юлдан, Канатланып кайтырбыз. Әссәламагаләйкүм дип, Бирәбез кайнар сәлам. Сездән — безгә насыйп булсын, Вәгәләйкүм әссәлам. Йөрәкләрдә яшәү дәрте, Яшәү гөле сулмасын. Җырлашып бер, утырулар, Тик соңгысы булмасын. Әссәламагаләйкүм дип, Бирәбез кайнар сәлам. Сездән — безгә насыйп булсын, Вәгәләйкүм әссәлам.