Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Тынган инде гармун тавышлары,
Акрын гына таң да сызыла.
Беркем белми гашыйк булганымны
Дөньяның иң гүзәл кызына.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөньяда мин иң бәхетле кеше,
Кайтып киләм сине озатып.

Гомергәдә онытылмас шушы
Кара тоннең якты мизгеле.
Мин кычкырып җырлап кайтып киләм
Бэхетемнэн җырлыйм билгеле.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөньяда мин иң бәхетле кеше,
Кайтып киләм сине озатып.

Хыялыйлар булып кайтып килэм
Үзем кайтам үзем ашыкмыйм,
Таһирданда ныграк яратам мин
Мәҗненнәндә ныграк гашыйк мин.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөньяда мин иң бәхетле кеше,
Кайтып киләм сине озатып.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөньяда мин иң бәхетле кеше,
Кайтып киләм сине озатып.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Miri Yusif-Senden Olmaz  LAGY gAGA  Моннар кайтсын авылга mix Айдар Галимов  Учителю физкультуры песня  Уголек из костра  Реп черт  Диаспора я хочу на  Arame Vayri Varder 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен